Нурлатлылар Казанда Туган тел көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнаша

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Әлеге чара М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.

Чарада нурлатлылар да - Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Әхмәдиева, Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева, Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәк тарихы музееның фәнни хезмәткәре Лилия Алемасова һәм шәһәр Мәдәният сарае методисты Рузилә Хафизова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International