Якушкино авыл җирлеге халкын яхшы орлык бәрәңге белән тәэмин иттеләр

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Якушкино авыл җирлеге Башкарма комитеты Якушкино, Абрыскино һәм Салдакай авылларында яшәүчеләрне яхшы орлыклык бәрәңге белән тәэмин итүне оештырды.

«Узган елның җәе коры булды, күпләр быел орлык бәрәңгесеннән әзерли алмады. Шуңа күрә, халык белән киңәшләшеп, аны читтән алып кайтырга булдык, орлыкларны яңарту планында да бу яхшы булыр, дип уйладык. Сыйфатлы бәрәңге, яхшы сорт эзләдек, аның бәясе дә халык өчен кулай булуы мөһим. Нәтиҗәдә, Чүпрәле районыннан бер эшмәкәр белән килешү төзедек, өч авылга 6130 килограмм «гала» һәм «вега»сортлы орлык бәрәңгесе кайтардык. Барлыгы 112 йорт хуҗалыгы бәрәңге белән тәэмин ителде", – дип уртаклашты авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин

Биредә бәрәңге сайлауга бик җаваплы карыйлар, хәтта делегацияне дә Чүпрәлегә җибәргәннәр. Чөнки икенче икмәк булып саналган яшелчәләргә ихтыяҗ ел әйләнәсе зур, һәм хәзерге шартларда яшелчә үстерергә теләүчеләр аеруча күп булыр, мөгаен. Шуңа да халык канәгать калды.

Бәрәңгене өлкәннәрнең йортларына кадәр китереп бирү  дә оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International