Нурлатта мәктәп укучылары өчен цифрлаштыру дәресләре дәвам итә

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Бүген, 26 апрельдә, шәһәр гимназиясендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы башлангычы белән чираттагы заманча цифрлаштыру дәресе узды.

Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча урынбасары Егор Тарнавский һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Зәрринә Сәйфетдинова катнашты.

Дәрес башланганчы гимназистлар кунакларга Җир көненә багышланган экологик акциядә катнашырга тәкъдим итте. Шуннан соң алар биология укытучысы Резеда Вәлитованың мастер-классында булдылар. Биредә һәрберебезнең планетаның экологик куркынычсызлыгына керткән өлешенә аерым басым ясалды.

Цфрлаштыру дәресе гимназиянең актлар залында үтте, бу юлы аның темасы-ясалма интеллектка багышланды. Бу актуаль темага укучылар белән сөйләшүне җәмгыять белеме укытучысы Нина Авдушкина һәм министр урынбасары Егор Тарнавский хуплады.

"Мондый дәресләрне без республикада цифрлаштыру елы кысаларында даими рәвештә үткәрергә планлаштырабыз. Безнең максат - яшьләр өчен уңайлы тел белән цифрлаштыру нигезләрен җиткерү", - дип билгеләп үтте Егор Александрович.

Дәрес барышында укучылар «акыллы» йортның нинди булырга тиешлеге турында фикер алыштылар, аның икътисади һәм экологик табышын исәпләделәр.

Чара ахырында министр урынбасары катнашучыларны Туган тел көне белән котлады, бер генә ясалма интеллект та туган телдә җанлы аралашуны алыштыра алмавын билгеләп үтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International