Кичке ифтар мәҗлесенә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, «МАКойл» җәмгыяте генераль директоры Дамир Ишкинеев, мәчет имамнары, район ветераннар советы әгъзалары, аз керемле һәм ялгыз яшәүчеләр чакырылган иде.
Рамазан аенда район башлыгы ифтарларын үткәрү традициясе күп еллар дәвам итә.
Уртак кичке намаздан соң, бергәләп авыз ачып әзерләнгән ризыклардан авыз иттеләр.
Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм кунаклар садака тараттылар һәм Рамазан аенда барысына да изге гамәлләре Аллаһының рәхмәтенә ирешүен һәм барлык башлангычларында уңышлар теләделәр.