Нурлатта «Тонировка» операциясе башланды

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Кичәге көннән башлап Нурлат районында «Тонировка»профилактик акциясе старт алды.

Бер атна дәвамында Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре артык каралтылган тәрәзәле автотранспорт чараларын ачыклаячак. Шулай ук рейдлар барышында тәртип сакчылары башка хокук бозуларны профилактикалауга да игътибар бирәчәк.

"Пыялаларның артык каралтылуы күрүчәнлекне шактый начарайта һәм хәрәкәт иминлегенә тискәре йогынты ясый", - дип кисәтә Нурлат автомобильчеләрен ЮХИДИнең Нурлат бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Фәнис Мөхтәров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International