Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советларының чираттагы сессиясе узды

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

2022 елның 25 апрелендә Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советларының чираттагы сессиясе узды.

Совет рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә депутатлар берничә мөһим мәсьәләне карады.

Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре бюджетларының 2021 елга үтәлеше турындагы хисапны раслау турындагы сораулар белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Лилия Исмәгыйлева чыгыш ясады.

Ул шулай ук Нурлат муниципаль районы Советының «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы бюджеты турында» 2021 елның 3 декабрендәге 84 номерлы һәм «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре бюджеты турында» 2021 елның 3 декабрендәге 57 номерлы карарларына үзгәрешләр кертелү турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримов 2021 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Зәрринә Сәйфетдинова депутатларны Нурлат муниципаль районында муниципаль-шәхси партнерлык турындагы нигезләмәгә кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегендә җирләү эшен оештыру турындагы нигезләмәне раслау мәсьәләсе буенча Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советлары депутатлары район Башкарма комитетының төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Лилия Логинованы тыңладылар.

Нурлат шәһәре урамнарының исемнәре үзгәртелү турында Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров сөйләде.

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Советының 2014 елның 8 апрелендәге 297 номерлы карары белән расланган Нурлат муниципаль районында вакантлы идарә итү вазыйфаларын һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе составына кертелгән вазыйфалар исемлегенә үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә буенча депутатлар район Советы Аппараты җитәкчесе Динә Хөҗҗәтованы тыңладылар.

Нурлат районы Советының юридик бүлеге баш белгече берничә сорауны яктыртты:

– Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Советының 2019 елның 10 октябрендәге 244 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;

– җирле үзидарәнең үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы депутатларына, сайланулы вазыйфаи затларына, контроль-хисап органнары рәисләренә, Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында.

– Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Советының 13.07.2018 ел, № 158 карары белән расланган Нурлат муниципаль районында хезмәт урынында (вазыйфаи) үз-үзеңне тотуга карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Шамил Яһудин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International