Махсус операция вакытында һәлак булган якташыбызның истәлегенә

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Истәлекле чарада район башлыгы урынбасары Линар Маняпов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, район хәрби комиссары Заһир Абдуллин, һәлак булган солдатның туганнары һәм якыннары, гимназистлар һ. б. катнашты. 

«Бүген бик символик көн – 25 апрель көнне Андрей Кулметьевка  25 яшь тулган булыр иде... Ул бу мәктәпне моннан алты ел элек тәмамлаган. Активист булган, патриотик чараларда катнашкан, барысына да бик җаваплы карый торган булган. Андрей мәңгегә безнең хәтердә үз мәктәбенең, кече ватанының, илнең батыр, чын патриоты буларак калачак", - диде Линар Нурисламович, уллары өчен әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткереп.

"Мондый көнне күз яшьләрен тыеп булмый. Әлеге мемориаль такта яныннан үтеп, әлеге мәктәпнең һәр укучысы аңа карап, бер нинди дә начар гамәл кылырга уйламас. Бүгенге көндә 33 татарстанлы, хәрби бурычларын үтәп, һәлак булдылар, батырлыклары белән безгә тыныч күк бүләк иттеләр. Алар турында хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», – диде Людмила Николаевна.

Сугыш кырында башын салган якташыбыз истәлегенә район хәрби комиссары Заһир Абдуллин бер минут тынлык игълан итте. Җавап сүзе белән геройның әтисе Федор Кульметьев чыгыш ясады.

"Андрей бик шат күңелле кеше иде, хәрби хезмәт турында хыялланды. Аның ике бабасы да Бөек Ватан сугышы елларында сугыш кырында ятып калган. Язмыш Андрейга да шундый ук язган ", - диде Федор Иванович.

Мемориал тактаны ачу хокукын Андрейның әтисе Федор Кульметьевка һәм район башлыгы урынбасары Линар Маняповка бирделәр. Чара гимназия музеенда дәвам итте, анда педагогик коллектив көче белән кыска вакыт эчендә батырларча һәлак булган якташыбызны искә алу почмагы булдырылган. Биредә аның шәхси әйберләре, мәктәп дәфтәрләре, фоторәсемнәр сакланачак... Чара кунаклары экспозиция белән таныштылар, ә Людмила Николаевна Казан кооперация университетында да Хәтер почмагы булдыру инициативасы белән чыкты.

Бу истәлекле чарада Андрейның сыйныфташлары, дуслары да катнашты, митингтан соң алар аның каберенә бардылар.

Бүген район һәм шәһәр Советларының сессияләрендә депутатлар бертавыштан шәһәр урамнарының берсенә Андрей Кульметьев исемен бирү өчен тавыш бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International