Иртәгә Нурлатта алмашынучан болытлы һәм көчле җил булуы көтелә

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Көндәлек оператив метеорологик фаразларга караганда, иртәгә, 26 апрельдә, Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик һава торышы күзәтеләчәк, көндез һәм кич белән урыны белән яшен һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил булуы көтелә.

Нурлат районы керә торган Көнбатыш Кама аръягында алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м / с, көндез һәм кич белән урыны белән 15-20 м / с. минималь һава температурасы төнлә + 6..+9˚. Көндез максималь һава температурасы +20..+23˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International