Нурлатның «Бал корты» балалар бакчасында «Без –чиста Татарстан яклы!» акциясе узды

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Шундый девиз астында мәктәпкәчә яшьтәге балалар, аларның әти - әниләре һәм 11 нче «Бал корты» балалар бакчасы хезмәткәрләре «ЭкоЯз-2022» акциясендә катнашуын дәвам итә.

Һәр яшь төркемендә экологик дәресләр үткәрелә, аларда балалар урманда яки сулык янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләләр.

Өлкән яшьтәге балалар шикәр заводы паркында «Сәламәтлек сукмагы»на түшәр өчен чыршы күркәләре җыйды. Булачак укучылар «Планета нәрсәдән шатлана» дип исемләнгән уен да уйнады. Аннан соң ата-аналарга «Пластик пакетларны кулланудан баш тартыгыз» дигән чакыру белән мөрәҗәгать иттеләр.

Педагог И.Р. Гыймадиева хезмәткәрләр белән көнкүреш калдыкларын дөрес утильләштерү буенча мастер-класс үткәрде, чөнки балалар да макулатура һәм пластикны урамда урнашкан махсус контейнерларга чыгарырга кирәклеген белә.

Төп бәйрәм чарасы исә, бөтен илдәге кебек үк, «Җир көне» булды. 22 апрель көнне балалар шигырьләр сөйләде, экологик уеннар уйнады, әйләнә-тирә табигать турында кайгырту да чагылдырылган җырлар башкарды.

Киләсе атнада педагоглар өлкән яшьтәге балаларны Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр белән таныштырырга планлаштыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International