Нурлатта "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары Яшь гвардиячеләр белән берлектә акция үткәрде

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

"Өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм" хәйрия акциясе кысаларында алар азык-төлек җыелмалары таратты.

 Узган атнада Нурлат муниципаль районының «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары «Яшь гвардия» вәкилләре белән берлектә «Өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм» акциясен уздырды. 

Партия тарафдарлары советы рәисе Ольга Пакшина өлкәннәрнең хәлләрен белешеп, җылы теләкләр белән азык-төлек җыелмалары тапшырды.

Акциядә катнашучылар шулай ук олыларга йорт эшләрендә дә ярдәм күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International