Нурлатта район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча киңәйтелгән планерка булды

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Нурлатта бүгенге көнгә актуаль булган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Бүген, 25 апрельдә, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә шәһәр Мәдәният сараеның зур залында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча Нурлат муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре белән киңәйтелгән планерка булды.

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Салават Усманов 2022 елның агымдагы чорында район торак пунктларында һәм шәһәр микрорайоннарында федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру һәм 2022 елның 2 кварталына бурычлар турында сөйләде.

Нурлат районы буенча янгын күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Рифкать Йосыпов Нурлат муниципаль районында янгынга каршы режим кертелү кагыйдәләре турында хәбәр итте.

Нурлат муниципаль районында санитар-экологик икеайлык үткәрүнең барышы турындагы доклад белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илнур Бәхтияров чыгыш ясады.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нафыйгина агымдагы елның апрель аенда районның спорт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге төп казанышлары турында белдерде. Шулай ук Ләйсән Мидхәт кызы 2022 елның май-июнь айларында бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү турында да сөйләде.

Җиңү көненә әзерлек һәм аны уздыру чорында район территориясендә террорчылык һәм экстремистлык күренешләрен профилактикалау чаралары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Альберт Вафин сөйләде.

«ТранссервисНурлат» ҖЧҖнең Нурлат филиалы эше турында «ТранссервисНурлат»  оешмасының башкарма директоры вазыйфаларын башкаручы Владимир Чендарев сөйләде.

Гайтән һәм Киекле авыл җирлекләре башлыклары Наталья Авдеева һәм Лилия Кашапова районның авыл җирлекләрендә алып барыла торган эшләр һәм аларның үсеш перспективалары турында хәбәр итте.

Киңәйтелгән планерка бүләкләү белән тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International