Чишмәне төзекләндерү эшләре башланган инде: авылның 25ләп ир-егете шушы көннәрдә авыл җирлеге башкарма комитеты башлангычы белән өмә оештырып, яңа бура бурап куйган.
"Соңгы тапкыр авылда бердәнбер чишмәгә ремонт 20 ел элек үткәрелде. Шуңа күрә авыл җыенында бу елда үзара салым акчаларының бер өлешен халык чишмәне төзекләндерүгә юнәлдерергә булды, – дип сөйләде авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Әнисә Сафиуллина.
- Бу игелекле башлангычны спонсорлар да, авылдан чыккан кешеләр дә хуплады, шуңа күрә аларның матди ярдәме белән әзерлек эшләрен иртәрәк башларга мөмкин булды.
Чишмә коесының иске бурасын алыштырачак яңа корылма шактый зур - аның күләме 3*3, биеклеге 4 метр. Шуңа күрә аны бурау өчен генә дә өч көн кирәк булды.
Гомумән, авыл халкы бу эшкә үз өлешен кертергә тырышты, чөнки күпләр чишмәдән тәмле су ала бит. Һәр елны авылга кайткан, шәһәрдә яшәүче якташлар киткәндә үзләре белән тәмле су алып китә.
Төп эшләр соңрак, республика финанслашуыннан соң башкарылыр дип көтелә. Беренче чиратта Чишмә коесын чистартырга, бураны алмаштырырга, улакны яңартырга кирәк. Аннан соң өскорма ясарга, территорияне төзекләндерергә, аны койма белән әйләндереп алырга, халык өчен ял итү урыннарын ясарга планлаштырабыз",- дип планнары белән уртаклашты Әнисә Фәизовна.
Киң колач белән башланган эш озакка сузылмас.