Быел 6 команда ярышты: «Сугыш хәрәкәтләре ветераннары» (“ВБД”), «Техникум», «КВИК», «Түбән Нурлат», «НГДУ» һәм «М.Хуҗин исемендәге Спорт комплексы».
Гыйнвар аенда башланган чемпионат уеннары атнага өч тапкыр ике әйләнештә узды. Шулай итеп, чемпионат барышында һәр команда 10ар очрашу уздырырга өлгерде.
Ярышлар шәһәрнең төрле спорт залларында узды, һәм коронавирус чикләүләре аркасында быел җанатарларны бары тик чикләнгән күләмдә генә керттеләр, бу командаларның кәефенә дә, аларның җиңәргә омтылуларына да йогынты ясамады. предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләүче волейболчылар да чемпионатта катнашырга вакыт тапты, уеннар төгәл график буенча барды.
Хәлиткеч уеннар узган атнада булды. Беренче һәм икенче урыннар өчен «НГДУ» һәм «ВБД» командаларының очрашуын карарга бик күп тамашачы җыелды. Алар арасында «Нурлатнефть» НГДУсы начальнигы Владислав Куманяев та бар иде, ул нефтьчеләргә аерым стимул бирде. Берничә ел чемпионатта катнашмаган «НГДУ» командасы ышанычлы җиңү яулап, чемпион исеменә лаек булды. Ә 2 нче урынны алган сугыш хәрәкәтләре ветераннарын иң оешкан һәм бердәм команда дип атарга мөмкин. Команданың төп составына инде 17 ел, һәм җиңүчедән 6 очкога гына калышып баруы аларның яхшы формасы булуы турында сөйли.