Нурлат благочиниесе храмнарында Пасха гыйбадәтләре узды

2022 елның 24 апреле, якшәмбе

Бу көннәрдә район православие гыйбадәтханәләрендә бәйрәм чаралары уза.

Бөтен район буенча йөзләгән дин тотучылар Христосның күккә ашуын, яңадан терелүен Хач йөреше башлап җибәргән изге литургия белән каршы алды.

Бәйрәм тантаналарын -  елның иң матур гыйбадәте барышын – благочиние җитәкчеләре һәм руханилар җитәкли. Тантаналы литургияне изге Илия храмында, Нурлат шәһәрендәге Серафим Саровский исемендәге гыйбадәт йортында, Биләр-Озеро, Төрнәс, Иске Чаллы һәм башка авыллардагы гыйбадәтханәләрдә уздырдылар.

Изге Илия чиркәвенә гыйбадәткә җыелган дин тотучыларны Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров сәламләде. Ул район башлыгы Алмаз Әхмәтшинның ихлас котлавын һәм җылы теләкләрен җиткерде.

Гыйбадәт йортларында бәйрәм чаралары атна буе дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International