Укучылар Халыкара олимпиадада үз шәҗәрәләре турында сөйләде

2022 елның 24 апреле, якшәмбе

Олимпиада Казанда 500 дән артык укучы һәм студент катнашында узды.

Нурлат районы мәктәпләренең 7 укучысы татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада катнашты. Олимпиада ике этапта узды: читтән торып уздырылган өлеш һәм турыдан – туры теоретик биремнәрне үтәү этабы.

Читтән торып үткәрелгән этапта катнашучылар дистанцион рәвештә тест уздылар, теоретик этапта татар телен, әдәбиятын һәм татар мәдәниятен белү дәрәҗәсен ачыклау буенча көч сынаштылар. Теоретик биремнәр белән беррәттән катнашучылар «Минем шәҗәрәм» темасына проект эшләрен дә яклады. Колбай-Мораса мәктәбе укучылары Әлфинә Хисамова, Руфинә Гайнетдинова, Руфинә Галиуллина һәм Рузилә Сабирова үз гаиләләренең шәҗәрәләре – Миндубаевлар, Яруллиннар һәм Асадуллиннар гаиләсе тарихы турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International