Бүген Нурлат муниципаль районы делегациясе район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә Казанда «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнаша.
Делегация составында-район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов, Башкарма комитет җитәкчесе Рәфис Хәмзин, Егоркино, Кычытканлы, Тимерлек, Богдашкино авыл җирлекләре башлыклары Анатолий Борисов, Фалис Сабиров, Владимир Гаврилов һәм Алевтина Михайлова.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы хезмәткәрләргә хезмәт казанышлары өчен дәүләт бүләкләре тапшырды. Югары бүләккә ия булучылар арасында Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы Алмаз Әхмәтшин та бар иде. Республика Президенты аңа күпьеллык намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше өчен "Җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен" медален тапшырды.