«Татарстан-новый век» – «Татарстан-Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге призына традицион турнир республиканың 7 районыннан 160тан артык яшь йөзүче катнашында уза.
Бүген Нурлат шәһәренең «Тулпар» спорт сараенда «Татарстан-новый век» – «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең территориаль бүлеге призына йөзү буенча ачык турнир уза. Нурлатта бу турнир гадәттәгечә апрель ахырында уза. Быел да ул зур кызыксыну уятты, ярышларда катнашу өчен Аксубай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Балык Бистәсе, Мөслим һәм Алексеевск районнарының яшь спортчылары килде. Нурлат районы командасы составына тренерлар Әнәс һәм Илсур Нәбиуллиннар, Ленар Фәтхетдинов җитәкчелегендә Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 30 дан артык яшь йөзүче керде.
Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны «Татарстан-новый век» – «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге рәисе Дамир Ишкинеев сәламләде. "Безнең иҗтимагый хәрәкәт нәкъ менә яшь буын катнашында узучы спорт, мәдәни чараларга һәрвакыт ярдәм итә. Без сәламәт яшәү рәвеше, сәламәт яшь буын өчен чыгыш ясыйбыз. Мин бүгенге ярышларның уңышлы узуын, барлык катнашучыларга да яхшы чыгыш ясауларын телим", - дип теләде Дамир Азатович.
Турнирда 2005-2011 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар катнаша, командалар шулай ук комплекслы стильдә 4х50 эстафетасында катнашачак. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар «Татарстан-новый век» – «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлегеннән грамоталар, медальләр һәм призлар белән бүләкләнәчәк.