Нурлатлылар Казанда бәйрәм алды ярминкәсендә катнаша

2022 елның 23 апреле, шимбә

Ярминкәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

Нурлат авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре бүген «Казан» агросәнәгать паркында чираттагы традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаша. Бәйрәм алды ярминкәсенә нурлатлылар аеруча җентекләп әзерләнделәр: Казанга фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, кооперативлар, шәхси эшмәкәрләр үз продукциясен алып килде.

"Барлыгы 3 тонна сөт, 1250 кг ит, башка төр продукцияне  дә зур ассортиментта  алып килдек", - дип билгеләп үтте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Шәрәфетдинов.

Фәйзуллиннарның теплица хуҗалыгыннан яңа өлгергән кыяр, «Восток» кооперативыннан агызып сатыла торган сөт, сөт продукциясе – «Нурлат сөте», ит продукциясе – «Заготпром» кооперативыннан, икмәк һәм камыр ризыклары  – «Мякиш» һәм «Здоровье» оешмаларыннан, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан яңа суелган ит тәкъдим ителде. Нурлатлылар башкала халкын бәйрәм өстәле артында Пасха  күмәчләре, кайнар чәй белән каршы алды. Мәдәният хезмәткәрләре башкаруында җырлар яңгырады.

Нурлатлыларның сәүдә павильоннарын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады, ул авыл хуҗалыгы товарларының тәкъдим ителгән ассортименты һәм продуктларның төп категорияләренә бәяләр белән танышты, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен  җитештерүчеләр белән дә аралашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International