«Кондырча» ландшафт паркы территориясе янында яшь агач үсентеләре утырттылар.
Нурлат районы муниципаль хезмәткәрләре, Башкарма комитет һәм Совет хезмәткәрләре, Нурлат урманчылыгы, «Түбән Нурлат» җирле үзидарәсе һәм «Ледок» спорт мәктәбе ярдәме белән Кондырча елгасы янында үсентеләр утыртты. Биредә бердәм команда 250 пирамидаль тирәк үсентесе утыртты
Әлеге участокны яшелләндерү өчен агачлар утыртуда катнашкан нурлатлылар үсентеләр үсеп китәр һәм шәһәрлеләрне, район кунакларын сөендерер дигән өметтә кала.