Быел «Яшел яз» экологик өмәсе 23 апрельдән 23 майга кадәр барачак.
Бүген экологик акциягә Нурлат район электр элемтәсе бүлегенең хезмәт коллективы да кушылды. Хезмәткәрләр бер-бер артлы үзләренә беркетелгән территориягә чыгып, анда чисталык һәм тәртип урнаштырды.
Кирәкле инвентарь белән коралланып, алар территорияне һәм газонны чүп-чардан чистартты, клумбаларны әзерләде.