73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге коллективы ГТО нормативларын тапшырды

2022 елның 23 апреле, шимбә

Нормативларны тапшыру мәйданчыгы оешма территориясендә үк оештырылган иде.

Бу атнада Нурлатта «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруга 73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре бердәм кушылды. Беренче көнне нормативларны икенче һәм өченче каравыл шәхси составы үтәде, аннары эстафетаны беренче һәм дүртенче каравыл бүлекләре кабул иттеләр.

Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, коткаручылар яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International