Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетында Рәфис Хәмзин рәислегендә район һәм шәһәр торак-коммуналь оешмаларының эшчәнлеге буенча атналык эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмәнең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча идарәче компанияләр тарафыннан экологик икеайлык кысаларында башкарылган эшләр турындагы мәгълүматны карадылар, ул турыда район Башкарма комитетының төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Лилия Логинова җиткерде. Идарәче компанияләргә май бәйрәмнәре алдыннан ведомство карамагындагы территорияләрне җыештыру буенча активрак эш алып барырга һәм торак йортларда яшәүчеләрне дә җәлеп итәргә тәкъдим иттеләр.
Шулай ук халыктан күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне җыю турындагы икенче мәсьәлә буенча мәгълүмат тыңланды. Аны Башкарма комитет җитәкчесе Рәфис Хәмзин яңгыратты. Шулай ук әлеге мәсьәләне «Татэнергосбыт» АҖнең Нурлат бүлеге җитәкчесе Илдус Әхмәдиев тә билгеләп үтте. Түләү аз күләмдә җыела торган идарәче компанияләр билгеләп үтелде: «Городок» ҖЧҖ, «Ямьле йорт» ҖЧҖ һәм «Эталон»ҖЧҖ. Аларга бу юнәлештә халык белән активрак эш алып барырга тәкъдим ителде.
Өченче мәсьәлә буенча Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ралия Ханеева «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданнар мөрәҗәгатьләрен контрольдә тоту һәм аларның үтәлеше турында мәгълүмат бирде.
Монда ук идарәче компанияләр һәм «Татэнергосбыт» оешмасы арасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен дебитор бурычларын түләттерүгә агентлык килешүләре төзү мәсьәләсе каралды, барлык идарәче компанияләргә дә әлеге шартнамәләрне төзергә тәкъдим ителде.