«Южная» агрофирмасында – арпа, ә «Сөләйманов А.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында күпьеллык үләннәрне чәчү бара.
Нурлат аграрийлары республикада беренчеләрдән булып чәчү эшләренә кереште. «Южная» агрофирмасында арпа чәчүгә ике киң колачлы чәчү комплексы чыкты, аларның руле артында хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторлары Алексей Егорчатов һәм Аркадий Тиманкин. Беренче көннән үк агрофирмада эш ике сменада оештырылган.
"Беренче булып чәчүгә чыгу һәрчак дулкынландыргыч. Тик җир сәгать саен өлгерә: иртәдән ул бераз дымлы иде, ә хәзер инде тагын да күбрәк кипшенергә өлгергән инде. Чәчүгә яхшы кәеф белән керештек – быел дым запасы әйбәт», - дип билгеләп үтте Алексей Егорчатов.
«Южная» агрофирмасы генераль директоры Рамил Әхмәтов сүзләренә караганда, хуҗалыкта чәчү мәйданнары 16500 гектар тәшкил итә, шуның 8000 гектары – сабан культуралары. Быел азык һәм техник культураларга күбрәк мәйдан бирелгән. Гомумән алганда, «Южная» хуҗалыгында чәчү кампаниясенә 6 чәчү комплексы җәлеп ителәчәк, шушы көннәрдә үк басуларга тагын ике комплекс чыгачак. Хуҗалыкта язгы кыр эшләре оешкан төстә бара, бу көннәрдә тагын 6 агрегат тырмалау белән мәшгуль.
Район буенча быел чәчү мәйданнары 51 мең гектардан артык тәшкил итә. "Җитди эш көтә. Чәчү эшләрен оптималь агротехник срокларда башкарып чыгу бурычын куябыз», – дип билгеләп үтте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов.