Укучыларны район газетасын укуга җәлеп итү максатыннан, «Нурлат-информ» журналистлары шәһәр мәктәпләре укучылары белән очрашулар һәм сыйныф сәгатьләре үткәрде.
Шундый чараларның берсе бүген шәһәр гимназиясендә үтте. «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасы корреспонденты Ләйсән Галиева редакция проекты кысаларында «Бүген мәктәп укучысы – иртәгә әбүнәче» дип исемләнгән тематик сыйныф сәгате үткәрде.
Чара барышында ул укучыларны район тарихы, аның традицияләре белән таныштырды, газета коллективының ничек эшләве турында сөйләде. Укучылар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, ә өй эше итеп алар һәрберсе берәр мәкалә язачак.
Иң яхшы материал авторларын без үзебезгә экскурсиягә чакырабыз, истәлекле бүләкләр тапшырабыз.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән тагын бер очрашу бу атна башында узды. Нурлат телевидениесе хәбәрчесе Гүзәл Сәмәрханова тележурналист эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде, мастер-класс күрсәтте.
Мәктәп укучыларының район журналистлары белән очрашулары киләчәктә дә дәвам итәчәк.