Пәнҗешәмбе көнне, 2022 елның 28 апрелендә, иртәнге 9.00дан көндезге 13.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Нурлат районара тикшерү бүлегендә (Нурлат шәһәре, Лихачев ур., 13 йорт) ятим балалар һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар арасыннан аларга торак урыннары бирү, шулай ук әлеге өлкәдә закон бозу очракларын карау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узачак.
Алдан язылу өчен телефоннар: 8-843-45-2-68-59, 8-929-725-77-87