«Нурлат-информ» журналистлары быел да «Гаилә даны сәхифәсе» халыкара интернет-конкурсы җиңүчеләре арасында.
Коллективның иҗади бүләкләре туплнмасын I һәм III дәрәҗә дипломнар, шулай ук Россия Журналистлар берлегенең Мактау грамотасы тулыландырды.
«Дуслык» («Дуслык», «Туслах») район газетасы журналисты Маргарита Литта «Язмыш мине саклады...», «Сугыш кайтавазы яңгырый әле дә», «Исәпкә алынмаган югалтуларның данлы исеме кайтарыла» иҗади эшләре өчен I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Иҗади эше өчен Нурлат ТВ хәбәрчесе Гөлназ Хәсәншина III дәрәҗә дипломга лаек булды.
«ТАТМЕДИА» АҖнең «Нурлат-информ» филиалы баш хисапчысы Миннегөл Әбҗәпарова «Соңгы хат»дип исемләнгән иҗади эше өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Конкурста безнең районнан булган даими катнашучылар да бүләксез калмады. «Шундый кеше яшәгән» иҗади эше өчен 3нче урта мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Вячеслав Литта I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Аның остазлары, педагоглар Ольга Душенькина һәм Ирина Романова да шулай ук Россия Журналистлар берлеге дипломнары белән бүләкләнде.
«Гаилә даны сәхифәсе» халыкара интернет-конкурсының төп максаты – ул герой-халык, каһарман ата-бабаларыбызның Ватанга һәм халыкка ышаныч һәм дөреслек белән хезмәт иткән данлы исемен һәм киләчәк буыннарның мәңгелек хәтеренә лаек булган Хәтер электрон китабын булдыру.
Хәтернең электрон китабын булдыруда төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре арасыннан 10 меңнән артык автор катнашкан, аларның саны даими рәвештә арта бара.
Шушы көннәрдә ел саен үткәрелә торган " Гаилә даны сәхифәсе 2021/2022» халыкара интернет-конкурсының чираттагы еллык циклы тәмамланды. Конкурска 200дән артык эш кергән.
1, 2 һәм 3 дәрәҗә дипломнар белән 123 эш бүләкләнгән (1 дәрәҗә дипломга 36 эш, II дәрәҗә дипломга – 40, III дәрәҗә дипломга – 47), 71 эш Мактау грамотасына лаек булган. Дипломант булган укытучылар остаз дипломы белән бүләкләнде. Мондый дипломнарга лаек булучыларның саны– 49.