26нчы махсуслаштырылган «ВолгаСтройЭкспо» күргәзмәсен ачу кысаларында Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты 2021 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма» смотр-конкурсын оештыруда актив катнашуы өчен бүләкләнде.
Бу уңайдан оештырылган чарада Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Салават Усманов та катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыы, Россия төзүчеләр профсоюзы рәисе һәм «Татарстан Республикасы Төзүчеләр Союзы» Президенты дипломын тантаналы шартларда аңа Татарстан Республикасы Төзелеш министры урынбасары Илшат Гыймаев тапшырды.