Шәһәр Мәдәният сараенда һөнәри бәйрәм-Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бүген, 21 апрельдә, Нурлатта Нурлат районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һәм муниципаль хезмәт ветераннарын хөрмәтләделәр.
Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән тантанага җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов котлады. Ул җирле үзидарә хезмәткәрләренә халкыбыз өчен җаваплы, киеренке һәм кирәкле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә шәһәр Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров та кушылды, районда команда эше нәтиҗәсендә уңай үзгәрешләр күп булуын билгеләп үтте.
Тантаналы чара барышында иң яхшы җирле үзидарә хезмәткәрләре мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Муниципаль хезмәт ветераннарын чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр белән сөендерделәр.
Моннан тыш, сәхнәдә «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне – Нурлат территориаль иҗтимагый үзидарәләре җитәкчеләре Александр Собольков һәм Рауза Ханеняны хөрмәтләделәр.
Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.