Нурлат гимназиясендә гадәти булмаган экоакцияләр үткәрелә

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Шәһәр гимназиясендә балаларга экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә, алар экология нигезләрен дәресләрдә генә түгел, төрле конкурсларда катнашып та өйрәнә.

Әйтик, шундыйларның берсе шушы көннәрдә узган, аны 16 апрельдә билгеләп үтелгән Ярканатлар көненә туры китергәннәр. Гимназистлар кәгазьтән аларның фигураларын ясап, аларны иртәдән үк керү юлында тараттылар. Шулай ук алар мәгълүмат басылган, әлеге хайваннар, аларның яшәү тирәлеге һ. б. турында җентекләп язылган стена газетасы әзерләде.

«Мондый акцияләр ярдәмендә без укучыларда табигатькә карата мәхәббәт, аңа сак караш тәрбиялибез", - дип билгеләп үтте тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Евлейкина.

19нчы апрельдә гимназиядә тагын бер акция уздырылды, бу юлы аның сәбәпчесе умырзая көне булды. Ә бүген узган чираттагы экологик чара балыкларның миграция көненә багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International