Көрнәле Әмзә авылында зур ифтар мәҗлесе үткәрелде

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Көрнәле Әмзә авылы халкы «Әминә» мәчетендә күмәкләшеп ифтар мәҗлесе уздырды.

Мәҗлескә Нурлат якташлыгы җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Нурлат районы мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов чакырылган иде. Фәрит Фәиз улы якташларына күчтәнәчләр дә алып кайтты.

Көрнәле Әмзә авылында «Әминә» мәчете Фәрит Фәиз улы Мифтахов акчасына төзелде.

Шул вакыттан бирле, 20 елга якын, эш көннәрендә һәм дини бәйрәмнәр вакытында мөселманнарны берләштереп, уңышлы эшләвен дәвам итә.

Чара бик җылы атмосферада үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International