Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда «Татарстан Республикасының авыл районнарында коммерцияле булмаган оешмаларның һөнәри компетенцияләрен үстерү» темасына семинар узды.
Семинар эшендә иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, Иҗтимагый совет вәкилләре, социаль өлкә җитәкчеләре катнашты.
Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина, «Бердәмлек» ресурс үзәге» (Чистай шәһәре) директоры Софья Хәсәнова мөрәҗәгать итте.
Проектның максатлары һәм бурычлары, Татарстан Республикасында грант сәясәтен үстерү перспективалары турында «Коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге» директоры, проект җитәкчесе Зөлфия Сафина сөйләде.
«Зилант» «Махсуслаштырылган салым компаниясе» директоры Альберт Ханбиков коммерцияле булмаган оешмаларның иминиятчеләр, волонтерлар, хезмәткәрләр белән бәйле хокукый мәсьәләләрне яктыртты, хисап төрләре, сроклары һәм рәсмиләштерү тәртибе, шулай ук КБОларга дәүләт ярдәме төрләре, үзенчәлекләре һәм тәртибе турында сөйләде.
Семинарда катнашучылар шулай ук коммерцияле булмаган оешмаларның бухгалтерлык исәбе һәм хисабы темалары буенча фикер алыштылар.
Семинарда «Коммерцияле булмаган оешмалар хезмәткәрләренең һөнәри яктан ныклыгы» темасы белән клиник психолог Ольга Камаева чыгыш ясады.