Нурлатта мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында шахмат буенча турнир узды

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә Балалар үсеше үзәге базасында шәһәрнең балалар бакчаларына йөрүчеләр арасында шахмат буенча традицион турнир узды.

Аны үткәрүнең инициаторы-әлеге үзәкнең мөдире Гөлнара Панина.

«Бүгенге турнир «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында узды. Шунысы куанычлы, бу турнирга чакыруны бик күп мәктәпкәчә яшьтәге балалар хуплап кабул итте», – дип билгеләп үтте Гөлнара Салиховна.

Чараны ачу тантанасыннан соң, балалар кара-ак кырда шахматлар көткән өстәлләр артына утырышты,. 5-7 яшьлек сабыйларның эшен белеп, шахмат сәгатьләрен дә сүндермичә фигураларны алыштыруларын олылар рәхәтләнеп күзәтте.

«Алтын балык»ка йөрүче 7 яшьлек Алена Совкова уенга аеруча азартланып кушылды. Берничә йөрештән соң ук ул көндәшенә ышанычлы итеп: «Сезгә шах Һәм мат!», - дип эндәште һәм беркетмәгә нәтиҗәләрне кертү өчен янына баш судьяны чакырды.

"Мин шахматны 2 елга якын уйныйм. Мине әтием өйрәтте. Бүген миңа көндәшемне җиңү авыр булмады", - дип уртаклашты яшь шахматчы.

Аның яшьтәше Азаль Әбделвәлиев «Буратино» балалар бакчасында эшләп килгән түгәрәктә шахмат уенының беренче дәресләрен алган.

«Ә аннары без әти белән шахматны көндә уйный башладык, хәзер бу безнең яраткан шөгылебез", – дип сүзгә кушылды Азаль.

Мондый ярышларның һәм шахмат белән шөгыльләнүнең мәктәпкәчә яшьтәге балаларда тәртип, игътибарлылык тәрбияләве турында баш судья Җәмилә Мингалиева да билгеләп үтте.

«Бүген турнирда шәһәрнең 6 балалар бакчасына йөрүче балалар катнаша, аларның өчесе – «Буратино», «Кояшкай» һәм Бала үсеше үзәгендә – мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шахмат түгәрәгендә дәресләр алып барыла. Аларның күбесе төрле ярышларда чыгыш ясый, анда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә», - дип билгеләп үтте Җәмилә Минрахман кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International