Нурлатта янгынга каршы махсус режим буенча карар кабул ителде

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелү сәбәпле, Нурлат муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында кайбер мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, карар кабул иттеләр.

Шулай итеп, 2022 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр Нурлат районы территориясендә янгынга каршы махсус режим билгеләнә. «Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда учаклар ягуны, каты көнкүреш калдыкларын, корыган үләнне һәм чүп – чарны яндыруны тыярга кирәк", - дип билгеләп үтте Нурлат муниципаль районында КЧСиОПБ рәисе Рәфис Хәмзин, ул шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына, ТОС, ИК җитәкчеләренә, авыл хуҗалыгы формированиеләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренә башка бурычлар турында да әйтеп күрсәтмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International