Роспотребнадзор нурлатлылар өчен иммунлаштыру буенча кайнар линия үткәрә

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Европа иммунлаштыру атнасы-ул елда апрельнең соңгы атнасында үткәрелә торган акция һәм 2022 елда ул апрельнең 24енннән алып 30ына кадәр узачак.
Иммунлаштыру -  ел саен миллионлаган кешеләрне коткара торган дөньяда иң уңышлы медицина чараларының берсе дип танылган чара, шуңа күрә әлеге акция, нигездә, төрле яшьтәге кешеләрне авырулардан яклау өчен вакциналар куллануга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Аның төп максаты - кешенең гомере буена сәламәтлеге һәм иминлеге өчен вакцинациянең мөһимлегенең бөтен аспектларын күрсәтү.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлеге «ЕНИ-2022» кысаларында, «Һәркемгә озын гомер» девизы астында иммунизация мәсьәләләре буенча халык өчен «Кайнар линия» үткәрәчәк.
«Кайнар линия» 2022 елның 24-30 апрелендә 8.00 дән алып 16.00 сәгатькә кадәр оештырылачак. ны халык үзен кызыксындырган сорауларны Территориаль бүлек белгечләренә 8 (843) 45-2-19-71 һәм 8 (843) 45-2-05-38 телефоннары буенча бирә алачак.
Сәламәт булыгыз!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International