Нурлатта профсоюз активының зона семинары узды

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы профсоюз активының зона семинар-киңәшмәсендә Республиканың 8 районыннан вәкилләр катнашты.

Зона семинар-киңәшмәсе Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Линар Маняповның сәламләү сүзе белән башланып китте.

Биредә дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү профсоюзының ышанычлы вәкиле Марина Ибраһимова Нурлат районында хезмәт өлкәсендә социаль партнерлыкны үстерү буенча доклад ясады. 

Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова республика комитетының 2021 елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты, агымдагы чорга куелган бурычларга тукталды.

Биредә үк профсоюз эшчәнлегенең иң яхшы практикалары турында «Ледок» хоккей буенча спорт мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Эльмира Садыйкова һ. б. чыгыш ясады.

Зона семинар-киңәшмәсендә шулай ук һөнәри берләшмәләрнең эшен цифрлаштыру һәм мәгълүмати сәясәт елы кысаларында үткәрелә торган чаралар, профсоюз оешмаларының финанс эшчәнлеге турында онлайн-докладлар тыңланылды.

Семинар бүләкләү белән дәвам итте һәм журналист, ачык чыгышлар буенча эксперт Тимофей Кузев-Вагнерның «Сүз хуҗасы» дигән чыгышы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International