Чулпанлылар «Экояз» республика экологик акциясенә кушылды

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Чулпан авылыннан Әнвәр һәм Наилә Насыйбуллиннар «Экояз» республика экологик акциясенә кушылды.

Насыйбуллиннар гаиләсе моңарчы да нурлатлыларны игелекле гамәлләре белән шаккатыра иде, быел да туган якларына әйләнеп кайтучы сыерчыкларны 4 матур матур сыерчык оясы белән каршы алдылар. Аларны алар зират коймасына беркетелгән агачларга югарыга урнаштырдылар.

Бу эшне дә алар берничә ел дәвамында шөгыльләнгән зиратны төзекләндерүнең дәвамы дип атарга мөмкин. Тиздән сыерчыклар уңайлы сыерчык ояларына урнашып, якыннарының каберләрен зыярәт кылырга килгән чулпанлыларны каршылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International