«Росинки» тәрбиячеләре Әлмәт коллегалары белән актив хезмәттәшлек итәләр

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында цифрлаштыру елын үткәрү кысаларында «Чык тамчысы» балалар бакчасы тәрбиячеләре видеоконференция режимында Лениногорск шәһәренең «Дюймовочка» балалар бакчасы  коллегалары белән уртак чара үткәрде.

 

Очрашу квест-уен форматында узды.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар уен формасында үзләренең Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар. Төрле биремнәрне үтәп, балалар яшьтәшләре белән аралаштылар, уңай эмоцияләр алдылар. Ә педагоглар, үз чиратында, онлайн-режимда аралашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлегеннән файдаланды. Балаларга уен вакытында Фиксик Симка үз киңәшләре белән барлык биремнәрне үтәргә ярдәм итте. Уен нәтиҗәләре буенча катнашучылар лайклар алды, ә Интернет челтәрендә куркынычсыз эш буенча белешмәлекләр бүләк булды.

Балалар бакчасы мөдире Дмитрий Николькин билгеләп үткәнчә, балалар бакчасында мондый чаралар даими үткәрелә, балаларга бик ошый, тәрбиячеләр бу юнәлештә эшне дәвам итәргә планлаштыралар.

Видео-очрашуны үткәрү өчен Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән бездә җитештерелгән платформа кулланылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International