«Нурлат элеваторы» оешмасы Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чара үткәрде

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Хезмәтне саклау көне – ел саен кабатлана торган планлы чара.

Ул кыска вакыт эчендә предприятиедә куркынычсызлык таләпләрен үтәү буенча тикшерү үткәрергә, нәтиҗәлелекне күтәрү һәм хәвеф-хәтәрләрне киметү чараларын билгеләргә мөмкинлек бирә.

Куркыныч җитештерү объектында лекцияләр, әңгәмәләр, тренинглар, укыту-тренировка дәресләре форматында хезмәтне саклау буенча инженер Зөлфирә Әхмәдиева тарафыннан бүлекләр җитәкчеләре катнашында үткәрелде.

Мондый киңәшмәләр вакытында хезмәткәрләрне борчыган, хезмәт шартларын яхшырту өчен шактый күп сораулар карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International