Халыкара җир көнен барлык илләрдә һәм шәһәрләрдә билгеләп үтәләр.
Кешеләр безнең уртак йортыбыз - Җир планетасының матур һәм чиста булуын, ә өлкәннәр һәм балаларның мөмкин кадәр азрак авыруын тели.
"Бал корты" балалар бакчасында бу көн ел саен бәйрәм ителә. Быел да тәрбияче Наталья Викторовна Князькина "Җир көне " дип исемләнгән чара үткәрде. Мондый күңел ачу чаралары экологик белемнәрне киңәйтү, балаларда табигатькә карата игътибарлы мөнәсәбәт һәм планетабыздагы барлык тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү максатында үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара бәйрәмнәр календаренда ике көн җир көне буларак билгеләп үтелә – 20 март – язгы көн - төн тигезлеге көне, ә икенчесе-22 апрельдә Халыкара җир көне буларак уздырыла. Беренчесе – тынычлык урнаштыру һәм гуманистик юнәлешкә ия, икенчесе исә экологик өлкәгә карый.