Нурлатта "Мәңге онытылмас" проекты кысаларында чаралар уза

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Бүген, 19 апрельдә, Нурлат районының барлык белем бирү учреждениеләрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан уздырылган  совет халкының геноциды истәлегенә Бердәм гамәлләр көне үткәрелә.

Чаралар «Мәңге онытылмас» исемле белем бирү проекты кысаларында уза. Шәһәр гимназиясенең 10нчы сыйныф укучылары өчен тематик дәресне укытучы Екатерина Михайлова үткәрде. 

«Мондый чараларның максаты-оккупацияләнгән территориядә Бөек Ватан сугышы елларында тыныч совет гражданнарына карата нацистларның һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан кылынган җинаятьләре турында тарихи дөреслекне саклау. Безнең укучылар, геноцид һәм фашизм үрчүенә юл куймас өчен, Совет солдатларының батырлыгы турында белергә тиеш», – дип билгеләп үтте Екатерина Сергеевна. Дәрес барышында алар сугыш елларындагы геноцид турында төрле тарихи фактларны искә төшерде, видеофрагментлар карады.

Чараны уздыру өчен бу көнне сайлау 1943 елның 19 апрелендә «Совет гражданнарын һәм әсирләрне үтерүдә һәм юк итүдә гаепле немец-фашистларны, совет гражданнары арасыннан булган шпионнарны, Ватан хыянәтчеләрен һәм аларның ярдәмчеләрен җәзалау чаралары турында"гы СССР Югары Советы Президиумының 39нчы номерлы Указы дөнья күрүе белән бәйле.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International