Стена сәгатен Нурлат шәһәрендә яшәүче Мария Маркова отты.
Кичә "Нурлат-информ"ның реклама бүлегендә чираттагы Әбүнәчеләр көне узды. Көн нәтиҗәләре буенча без стена сәгате уйнаттык.
Нәтиҗәдә, Нурлат шәһәрендә яшәүче Мария Маркова җиңүче булды. Мария Афанасьевна күп еллар дәвамында "Дружба" газетасын алдыра, соңгы елларда альтернатив язылуны өстен күрә – җомга көнне район газетасын реклама бүлегеннән килеп ала.
Без газетабызга язылучыны котлыйбыз һәм нурлатлыларны киләсе ярышларда катнашырга чакырабыз.
Исегезгә төшерәбез, "Дуслык" ("Дружба", "Туслах") газетасына агымдагы атна дәвамында (18-24 апрель көннәрендә) нурлатлылар "Уңыш атнасы" кысаларында 1 центнер ашлык ота алачак.
Әлеге бүләкне уйнатуда катнашу өчен язылу квитанцияләренең күчермәләрен 8-917-936-14-24 (WhatsApp) номеры буенча җибәрегез.
Акциянең оештыручысы: «ТАТМЕДИА» АҖ «Нурлат-информ» филиалы. Акция 2022 елның 18-26 апрелендә үткәрелә. Тулырак мәгълүматны 2-36-12 телефоны буенча алырга мөмкин