73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре вагон - йортлар һәм капиталь булмаган объектлар буенча максатчан тикшерүләр үткәрәчәк.
73нче ПСЧ инспекторы Михаил Смирнов хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә «Татнефть» төркеме бүлекчәләренә хезмәт күрсәтүче подрядчы оешмаларның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүләре тикшереләчәк.
Әлеге төр тикшерүләр 73нче ПСЧ тарафыннан саклана торган капиталь булмаган объектларга да кагылачак.
Тикшерү рейдлары барышында электр җиһазларының төзеклеген, мичләрне һәм киптергечләрне эксплуатацияләүне, беренчел янгын сүндерү чаралары һәм шәхси саклану чаралары, янгын куркынычсызлыгы буенча оештыру-күрсәтмә документларының булуы тикшереләчәк.