Нурлатта самбо буенча республика турниры узды

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Ярышларда 2005-2007, 2009-2011 елгы егетләр катнашты.

Нурлат шәһәренең «Батыр» спорткомплексында Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән 170 спортчы катнашында яшүсмерләр арасында самбо буенча республика турниры узды. 

Нурлат командасы составына Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр керде. Алар тренерлар Илшат Әһлиуллин, Әсләм Кәбиров, Рафаэль Билданов һәм Александр Казаков кул астында шөгыльләнәләр.

Яшь спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:

1 урын-Хәсәншин Илназ, Гыйматдинов Рүзәл, Кириллин Станислав, Сәлахов Данияз, Вафин Ильяс.

2 урын-Семенов Дмитрий, Сөнгатуллин Зөлфир.

3 урын-Мөхәммәтшин Роман, Төхвәтуллин Рим, Абдуллин Дамир, Ханиев Илсаф, Ибраһимов Самат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International