Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының конкурс комиссиясе 2022 елда басма массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә дәүләт ярдәмен бүлү эшен тәмамлады.
Аның нәтиҗәләре буенча Россиянең вакытлы басмаларыннан килгән 2000дән артык гариза арасында безнең район газетасы да грантка ия булды.
Әлеге грант «Нурлат этносферасы» дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше буенча социаль әһәмиятле проектны тормышка ашыруга бүлеп бирелә. Аның кысаларында 40 тематик полоса булдырылачак. Бу язмалар Нурлат районы һәм Татарстан халыкларының милли-мәдәни мирасын саклау буенча публикацияләр циклыннан торачак.