Нурлатның «Бал корты» балалар бакчасы «ЭКОяз 2022» республика конкурсында катнаша

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

«Бал корты» балалар бакчасында конкурсның икенче атнасы «Бары тик бергәләшеп, тату булып, табигатькә ярдәм итик!» исеме астында узды.

Ата-аналар, балалар һәм педагогларның экологик акцияләрдә бердәм катнашуы безнең балалар бакчасы территориясен уңайлы табигый почмак итәргә булыша. Апрель башыннан башлап көн саен территорияне санитар чистарту үткәрелә, экологик өмәләр үткәрелде: чүп-чар чыгарылды, агачлар агартылды, яшел зоналарның коймалары чистартылды һәм буялды.

«Батарейкаларны тапшыр!» акциясе файдаланылган батарейкаларны җыюга нигезләнгән акция.

«Макулатура тапшыр - агачны коткар!» акциясе барышында балалар һәм аларның әти-әниләре иске китаплар, иске журналлар, газеталар, тартмалар, катыргылар алып килгәннәр.

Балалар бакчасында Кошлар көне бик кызыклы һәм бай эчтәлекле булып үтте. Чараның максаты кошлар көнендә кошларның төрлелеге белән таныштыру гына түгел, ә аларны ничек сакларга һәм кошларга ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләү дә иде. Шулай ук «Хайваннарны саклагыз», «Табигатьне саклагыз» дигән экологик шөгыльләр дә үткәрелде.

«Чиста сквер» экодесантында сквер территориясен узган елгы кипкән яфраклардан, чүп-чардан, коры ботаклардан чистарттылар. 

"Елгага чүп ташларга ярамый, сулыклар янында машиналарны юарга ярамый!» акциясе кысаларында балалар машина йөртүчеләргә файдалы белешмәлекләр таратты.

Балалар бакчасы администрациясе тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына инициативалары, иҗат һәм конкурс эшчәнлегендә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерә. Алда торган уртак чараларны да: территорияләрне яшелләндерү һәм төзекләндерү, агачлар утырту, уртак экологик проектлар һәм табигать саклау акцияләре кебек чараларны да күмәк көч белән башкарырбыз дигән өметтә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International