Нурлатның өлкән сыйныф укучыларына «Бизнес уңышы» серен чиштеләр

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Нурлатта «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм җирле уңышлы эшмәкәрләр катнашында «Бизнес уңышы» дигән брифинг үткәрелде.

Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов белән бергә биредә шулай ук Татарстанның бизнес-омбудсмены вәкилләре Булат Бисеров һәм Анастасия Плотникова катнашты.

 

Үсеп килүче буынга үз бизнесын нәрсәдән башларга, нинди эшчәнлек өлкәсенә тукталырга, эшмәкәрләр Госман Яруллин, Галина Казакова һәм Алинә Әбделвәлиева киңәшләре, бәлки, киләчәктә мәктәп лидерларына бик кирәк булыр.

«Миңа бу кызык, мине бизнес белән шөгыльләнү, барыннан да элек, үсеш, үз-үзеңне таба белү кызыксындыра. Киләчәктә мин бизнес белән шөгыльләнергә теләр идем», – дип фикерләре белән уртаклашты 1нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Айгиз Талипов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International