Якшәмбе көн Каравыл Тавы авылы халкы өчен икеләтә бәйрәм булды

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Апостол Андрей Первозванный исемендәге гыйбадәт йортының гөмбәзен  изгеләндерү һәм аны православие дине буенча билгеләп үтелгән изге бәйрәм көнендә урнаштыру - авыл халкы өчен зур истә калырлык вакыйга булды.

Иртәдән үк тамчылап яңгыр явуга карамастан, алар часовняга ашыкты, якташларының шатлыгын уртаклашты. Гыйбадәтне  Нурлат районы благочинные ярдәмчесе иерей Александр Кузьмин башкарды. Аңа иерей  Дионисий Вырдин ярдәм итте. Гыйбадәт кылганнан соң гөмбәзне часовняга урнаштырдылар. Барлык эшләр дә тәмамлануга, янә язгы яңгыр яуды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International