Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 17 апреле, якшәмбе

Татарстан Республикасының «Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча:

2022 елның 18 апрелендә көн дәвамында һәм кич белән, төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге көчле явым-төшем булуы көтелә; юлларда кар боткасы, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә төньяк районнарда урыны белән бозлавык барлыкка килүе ихтимал.

Игътибарлы һәм сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International