Социаль контракт рәвешендә дәүләт ярдәменнән 500дән артык нурлатлы файдаланды

2022 елның 17 апреле, якшәмбе

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында безнең районда яшәүчеләр өчен социаль контракт төзү шартларында дәүләт ярдәме күрсәтелә.
Программа эшли башлаганнан бирле мондый мөмкинлектән 500 дән артык нурлатлы файдаланган инде. Төзелгән социаль контрактларның суммасы 23 миллион сумнан артып китә. 
Бу хакта районның халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьева белән әңгәмәбездә тулырак.
-Оксана Геннадиевна, социаль контракт нәрсә ул?
- Бу килешү граждан яисә гаилә белән халыкны социаль яклау органы арасында төзелә. Аның нигезендә социаль яклау органы гражданга авыр тормыш хәлен җиңеләйтүгә юнәлдерелгән адреслы ярдәм күрсәтә . 
Гражданинга исә, үз чиратында, социаль адаптация программасында каралган чараларны гамәлгә ашыру йөкләнелә. 
Һәр конкрет очракта ул индивидуаль эшләнә, без бергәләп табышларны арттыру өчен иң нәтиҗәле инструментларны сайлыйбыз.
Бу эш эзләүдә, шул исәптән агымдагы яшәү урыныннан читтә; һөнәри белем алуда; шәхси эшмәкәрлек эшчәнлегендә; шәхси ярдәмче хуҗалыкны алып баруда һәм башка чараларны тормышка ашыруда ярдәм итү булырга мөмкин. Контракт буенча социаль ярдәм күрсәтү тормыш дәрәҗәсен күтәрергә тиеш, шуңа күрә кешеләрнең хезмәт эшчәнлегенә мотивациясе һәм үзләренең матди хәлен яхшырту теләге мөһим шарт булып тора.
- Адреслы дәүләт ярдәме социаль контракт нигезендә кемгә күрсәтелә?
-Аны аз тәэмин ителгән гаиләләр һәм ялгыз яшәүче аз керемле, Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән бер кешегә уртача керемгә ия гражданнар төзи ала. 2022 елда җан башына исәпләгәндә ул 10756 сум тәшкил итә.
- Адреслы социаль ярдәм нинди төрләрдә башкарыла?
- Гражданнарга бер тапкыр бирелә торган яисә шул ук айлык акчалата түләүләр рәвешендә бирелә. Әйтик, 2022 елда социаль контракт төзегәндә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен дәүләт 150 мең сумга кадәр акча бүлеп бирә. Алып була торган максималь сумма социаль контрактның юнәлешенә бәйле.
- Безнең районда яшәүчеләр арасында нинди юнәлешләргә ихтыяҗ бар?
- Эшкә урнашуда ярдәм итү. Узган елда гына да әлеге юнәлеш буенча 5 миллион 667 мең сумлык 137 социаль контракт төзелгән. 
Быел ел башыннан 23 нурлатлыга дәүләт программасы нигезендә эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелде. Гомумән алганда, 2022 елда безнең районда 56 социаль контракт төзелгән. Шуларның 12се-шәхси эшмәкәрлек һәм үзмәшгульлек кысаларында үз эшләрен оештыруга, 4се-шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә юнәлдерелгән.
Эш дәвам итә. План буенча ел ахырына кадәр барлык чараларны тормышка ашыру өчен 13 миллион 827 мең сумнан артык акча каралган. 
-    Авыл хуҗалыгы безнең районның традицион тармагы булып тора. Шәхси хуҗалыкларны үстерүгә социаль контрактның мөмкинлекләре ничек киңәюен беләсе килә?
-    Агымдагы елдан башлап социаль контрактларны авылның аз керемле кешеләре дә төзи ала, элек аларның милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен билгеләгәндә 90 нчы елларда гражданнарга күпләп бирелгән пай җирләре исәпкә алынган. Бу системага тагын да күбрәк авыл кешеләрен җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
-    Шулай ук гаиләнең (гражданның) мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсен билгеләгәндә исәпкә алына торган күчемсез милек исемлегеннән мәйданы 15 квадрат метрдан артмаган хуҗалык корылмалары (биналар) төшереп калдырылды. Бу үз милкендә складлар һәм яшелчә саклагычлары булган нурлатлыларга социаль ярдәм чараларын алырга мөмкинлек бирәчәк.
-    Социаль контракт нинди срокка төзелә?
-    Әлеге контракт 3 айдан алып 1 елга кадәр вакытка төзелә, барысы да сайланган юнәлешкә бәйле. Зур сәбәпләр булган очракта, ул озайтылырга мөмкин. Социаль контрактта катнашучылар ай саен программа кысаларында бүлеп бирелгән акчаларның тотылуы турында хисап тотарга, ягъни чекларны һәм халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә башка түләү документларын китерергә тиеш. Бу бит максатчан билгеләнешле  акчалар. Ягъни, мондый ярдәм хисабына көндәлек чыгымнарны түләргә ярамый. Исегезгә төшерәм, социаль контрактның төп максаты - гражданнарга авыр тормыш ситуациясеннән чыгарга һәм үзләрен тәэмин итү өчен даими хезмәт хакы алырга ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International