Нурлатта волонтерлары Халыкара өмәгә кушылды һәм «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы территориясен тәртипкә китерде.
Шәһәрнең 3нче мәктәбе һәм «Киләчәк» иҗат үзәге волонтерлары брусчатканы чистартты, аллеядан узган елгы кипкән үләнне җыештырып алды.
"9 Май бәйрәме алдыннан безнең мәктәп волонтерлары өмәгә бик теләп кушылды. Без барлык шундый акцияләрдә, өмәләрдә катнашабыз", - диде 3нче мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Мифтиханова.